КУЛЬМИНА’ЦИЯ и. фр. 1) астр. Күк җисеменең меридиан турысыннан үтү моменты. Кульминация ноктасы 2) күч. Вакыйгалар үсешенең иң киеренке, иң югары ноктасы. Вакыйгалар шундый үсеш алган: күз алдында – кульминациясе! Л.Шагыйрьҗан. Музыка кульминациягә күтәрелә, Зәкәрия аңа җыр белән кушыла. Х.Вахит. Сюжет турында сөйләгәндә, төенләнеш, кульминация, чишелеш кебек төшенчәләр нәкъ менә әсәр төзелешен аңларга ярдәм итә. Д.Заһидуллина |