КУЛЬМИНАЦИОН с. Кульминациягә җиткән, үсешенең иң югары ноктасындагы. Орденны нәрсә өчен бирүләре турында сөйләгәндә, Закирҗан кызып китте һәм хикәянең иң кульминацион ноктасында калай кружка төбендәге спиртны су кушмый гына йотты... М.Мәһдиев. Дәреслек-хрестоматиядәге өлешләре беренче сюжет сызыгының төенләнешен (йолык туе – вакыйгалар үстерелешенең бер аралыгын, Казаяклар килү – кульминацион ноктаны, Алмыш хан таләбенә Тотышның каршы чыгуы һәм чишелешне, Тотышның җиңелеп, әсир төшүе) хасил итәләр. Д.Заһидуллина |