КУЛЪЯЗМА и. 1. 1) Кулдан язылган текст. Кулъязмалар янмый, дип сөйлиләр, Нәрсә генә икән яна соң... Кулъязмалар да бит төрле була, Начарлары ничек янмасын? Ә.Синугыл-Куганаклы. Киңәш-табыш итеп, кулъязма белән өстән-өстән генә танышкач, мәрхүм үзе «Хатирәләр» дип атаган төргәкне Мюнхенга, «Азатлык» радиосында татар-башкорт редакциясенең баш мөхәррире Гариф Солтан әфәндегә юллыйлар. А.Гыйләҗев. Кулъязмаларны бер дә игътибар белән карамыйсыз. М.Галиев 2) Текстның оригиналы. Текстны кулъязма белән чагыштыру 2. с. мәгъ. Кулдан язылган. Бу – кулъязма журнал иде. Ә.Гаффар. Быелның февраль аеннан бирле Татарстанның халык фронты карамагында Хоцей берүзе диярлек «Марксист» исемле кулъязма журнал чыгарып килә. Идел |