КУЛТЫ’К ТАЯГЫ и. Аяксыз яки аягы гарипләнгән, имгәнгән кешеләргә йөрү өчен, култыкка (1 мәгъ.) җиткән һәм аркылы терәлгече булган махсус таяк. Гомергә болай култык таягына калмас, яшь тән төзәлер, аягына бер басар әле, Алла боерган булса. Ф.Хөсни. [Вәдүт карт] --- култык таякларын мең сигез йөз туксан өченче елгы винтовка урынына уйнаклатып алды. Ә.Гаффар. Госпитальдәге яралы солдатларның култык таяклары да шулай шыгыр-шыгыр итә. Р.Ишморатова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә