КУЛТЫКСА и. 1) Балкон, баскыч, нинди дә булса махсус мәйданчык кырыена тотынырлык, таянырлык итеп буйга беркетелгән әйбер; кизә. Ул, баскыч култыксасына таянып, күзләрен йомган килеш, шактый ара басып торды. Р.Вәлиев. Иң якында, култыкса аша иелеп, пулемётын безгә төбәп, ике солдат басып тора. А.Гыйләҗев 2) Диван, кресло, кайбер урындыкларның махсус эшләнгән, таянып, кулны куеп утырырга мөмкин булган уң һәм сул яклары. Олуг хан, илченең кабалануын ошатмыйча, Феофанга күз төшереп алды, тәхет култыксасына кулларын куйды. М.Хәбибуллин 3) сир. Култык таягы. Култыкса белән йөрү |