КУЛТЫКЛА’У ф. 1. 1) Култыктан тоту; беләктән үзенең беләге белән эләктерү. [Фатыйма] Хатыныңны култыклап мәҗлескә барасыңмы, юкмы? Х.Вахит. Майор хатынын култыклап китеп барды. Р.Кәрами 2) Култыкка (1 мәгъ.) кыстыру 2. култыклап рәв. мәгъ. Бергәләп, берлектә. Кеше биредән бәхетен култыклап чыга. Х.Вахит Култыклап алу Тиз генә култыклау. Егылып китүчеләрне култыклап алалар. А.Гыйләҗев. – Димәк, монда да тәхет бүлешү бара, Җангали хан, – диде ясавыл һәм Җангали ханны култыклап алды. М.Хәбибуллин. Бауман буйлап барам шулай, култыклап алмасынмы берәү. Ф.Баттал |