КУЛТЫ’К АСТЫ и. к. култык (1 мәгъ.). [Әхмәдиша] Култык астына кереп оялаган папкасын якындагы бер табуретка өстенә ташлады да ванна бүлмәсенең ишеген ачты. Ф.Баттал. Алар --- аяусыз төстә кытыкларга, акыртып көлдеререгә тотынды. Култык аслары да, кабыргалары да, табаннары да калмады. Ә.Гаффар ◊ Култык астында үсү Якланган-сакланган булу. «Барсын, дөнья күреп кайтыр, – диде уллары, – юкса синең култык астында гына үсеп иркәләнеп бетте». Ф.Яруллин. Култык астында яшәү к. култык астында үсү |