КУЛТЫК и. 1. 1) Беләкнең югарыгы өлеше белән ян арасы. Ике карбыз бер култыкка сыймас. Әйтем 2) Куен. Кочагымда ап-ак хризантемалар! Култыгымда син... А.Гыйләҗев 3) Култыкка (1 мәгъ.) кыстырып ташырлык әйбернең күләме. Харис бер култык арыш саламы алып кереп, аны салкын суда юып бирде. К.Кәримов 4) күч. Үсемлектә: сабак белән кәүсә арасының иң түбәнге өлеше; култыкча. Култык бөресе 5) күч. Берәр нәрсәгә ясалган уенты. Чүлмәк тә чүлмәк сары май Мич култыгында эридер. Җыр 6) Төп мәйданнан читтәрәк торган җир; ышык урын. Анда бер ямьле, җыйнак култыкта сыйлану, мөгаен, күңеллерәк булыр. Т.Әйди 7) махс. Сулыкларның коры җиргә уелып кергән өлеше. Уңда исә диңгез һәм диңгез култыклары булырга тиешле якта, әле яшеллеген җуймаган урман белән капланган тәбәнәк калкулыклар сузылып китә. Н.Фәттах. Җилнең кар исе аңкып торган салкын сулышы култыкны уратып алган кызыл таллыкны, камышларны шаулатты ---. М.Хәсәнов. Диңгез култыгының камышлары – Чишмәңнең нәкъ сыкрау тавышлары. Ә.Синугыл-Куганаклы 8) Урман читеннән эчкәрәк кереп торган агачсыз җир. Урман култыгы 9) күч. к. култыкса I 2. с. мәгъ. Якын, чын. Монда да олы сүз култык дустыбызның авызыннан чыккач, шым калып тыннарны кыстык. Ф.Яхин |