КУЛТАМГА и. 1) тар. Имза урынына йөргән, имза функциясен үтәгән тамга. «Гел шагыйрь була күрче...» Зөлфәт култамгасы. Р.Әхмәтҗан. Култамга үрнәкләре 2) Имза. Прокурорның якыннан аралашкан кешеләре әлеге хәрефләрнең аның имзасы, култамгасы икәнен яхшы беләләр иде. Р.Мирхәйдәров. Сирәк кунаклар ядкәренә үз култамгасын да куйдырдылар [Җәүдәттән]. А.Хәлим. [Илфак Ибраһимов та] Беренче урынбасарыбызга «Тәлгат Габдрахмановичка» дип култамгасын салып, китабын бүләк иткән әле менә. Т.Нәҗмиев |