КУЛСЫЗ с. 1) Кулы булмаган, чулак. Ике кабере бар... Үзе яши әле! Тыныч кына ятмый түшәгендә. Ыргыталмый калган гранатасын кулсыз кулы эзли төшләрендә... М.Галиев. Кулсыз солдат яшенә тыгылып сөйләвен дәвам итте. М.Юныс. [Галләметдин] Кулсыз җиңен киң солдат каешына кыстырып куйган, уң кулына ике башы да ачыла торган тимер ручка тоткан. Г.Кашапов

2) Кулы, имгәнү, сызлау, авырту сәбәпле, эшкә яраксыз булган. Кулсыз әле мин, эшли алмыйм

Кулсыз итү к. кулсыз калдыру. Кулсыз калу 1) Ярдәмчесез, булышчысыз калу. Улым шәһәргә укырга киткәч, хуҗалык эшендә кулсыз калдым; 2) Авыр хезмәт яки башка сәбәп белән кулларның эшләрлек көче калмау, кулларның көче алыну. Кулсыз калдыру 1) Ярдәмчесез, булышчысыз калдыру; 2) Авыр эш эшләтеп яки башка бер юл белән кемнең дә булса кулларын эшли алмаслык хәлгә китерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә