КУЛЛАНУ I ф. Эштә, нинди дә булса максатларда файдалану. Даут Сөнгатович ферзь гамбитыннан башлады, шулаймы?! Каро-Канн саклануын кулланды, шулаймы? М.Галиев. Ул каратэ алымы кулланып, мине асфальтка атып бәрде... Г.Гыйльманов. Җәзаларның нинди төрләрен генә кулланмаганнар утызынчы елларда. А.Гыйләҗев ◊ Куллану кәрзине Кешегә яшәр өчен беренче чиратта кирәк булган барлык нәрсәләрнең минималь бәяләре суммасы. Росстат мәгълүматлары буенча, куллану кәрзиненең бер айлык минималь бәясе Мәскәүдә 1819,6 сум, Татарстанда 1277,8 сум тәшкил итә. Мәдәни җомга Куллана бару Булган нәрсәләрне эштә, билгеле бер максатларда эзлекле рәвештә куллану Куллана башлау Кулланырга тотыну. Ул бу тәгъбирне шулхәтле яратып куллана башлады ки, хәтта көннәрдән бер көнне яраткан нәни оныгы артык шаяра башлагач, аңа да гадәте буенча: «Утыртам мин сине!» – дип ычкындырган имеш. Р.Мирхәйдәров Куллана килү Шушы вакытка кадәр даими куллану. Кулъязмаларны куллана килү Куллана төшү Тагы да бераз куллану Кулланып бетерү Тулысынча, барысын да куллану. Буяуларны кулланып бетерү Кулланып бетү к. кулланып бетерү. Барлык мөмкинлекләр дә кулланып беткәнме? И.Низамов Кулланып карау Нәрсәне дә булса сынау өчен куллану; кулланырга омтылу Кулланып тору Әледән-әле, һәрвакыт куллану; әлегә, вакытлыча гына куллану |