КУЛЛАНМА и. 1. 1) Инструкция, күрсәтмәләр җыелмасы; ярдәмлек. Аның [Г.Т.Таһирҗановның] «Тарихтан – әдәбиятка» дип аталган хезмәте (1979) – безнең теманы ачу өчен кирәкле кулланма. Ф.Гарипова. Кулланучыга КМ ПБ эшләнмәләренең эш принципларын һәм дөрес файдалануны аңарга мөмкинлек бирәчәк интерактив техник кулланмалар булдырыла. Татарстан 2) Белем бирү, уку-укыту эшендә ярдәмлек итеп куллану өчен басма хезмәт. Әсәрнең бигрәк тә беренче һәм икенче баблары, Мөхәммәд һәм беренче хәлифләр тарихын өйрәнү өчен, элекке татар мәдрәсәләрендә шәкертләргә дәреслек, мөгаллимнәргә кулланма хезмәтен үтәгән. С.Вахиди. Аларның кайберләрен ул 1967 елны студентларның практик дәресләре өчен чыгарылган кулланмада бастыра. М.Госманов. [И.Бәширова] «Гомуми тел гыйлеме һәм татар стилистикасының теоретик нигезләре» дигән темалар буенча методологик кулланмалар яза. Мәдәни җомга 2. с. мәгъ. 1) Ярдәмлек буларак кулланыла торган, күрсәтмәләр туплаган. Китап сөючеләргә төрле темадагы әдәби басмалар да, кулланма дәреслекләр дә, сувенирлар белән бергә мөселман киемнәре дә тәкъдим итәләр әлеге кибеттә. Мәдәни җомга 2) Көнкүрештә еш кулланыла торган. Кулланма әсбаплар 3) Кулланырга яраклы |