КУЛЛАМА и. этн. Терлекнең майлы түш итенә,йөрәк, бавыр-бөерләрен, эчәк-карталарын өстәп пешерелә торган һәм, вак кына итеп тураганнан соң, шулпада шакмаклап киселгән токмач белән аралаштырып кайнатып, парландырып алудан гыйбарәт милли ашамлык. Дөньяда кулламадан да тәмле аш юктыр дип ышана идем мин малай чакларда. М.Әмир. Безнең әти ашлы-сулы кеше булганга, безнең әнинең кабартмасы, коймагы, кыстыбые, бәлеше, кулламасы данлыклы булганга, кунактан өзелеп тормый идек ---. С.Поварисов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә