КУЛИ’СА и. фр. 1) театр Театраль декорациянең сәхнәдә ян-якларга бер-бер артлы урнаштырылган яссы өлешләре. Мин кулиса артында оештыру эшләре белән тыз-быз киләм, һәммә нәрсә үзем теләгәнчә башкарылсын дип борчылам. М.Сәлимҗанов 2) муз. Бакыр тынлы музыка кораллары тавышының югарылыгын үзгәртү-көйләү өчен кулланыла торган өлеше ◊ Кулиса артында Халыкка белдерелмәгән, яшертен, матбугатта чагылыш тапмаган |