КУЛИНАР и. рус Кулинария остасы; аш-су белгече. Җиңгәсенә «атказанган кулинар» дигән исем һич тә юкка гына бирелмәгән. Р.Төхфәтуллин. [Аның кызы] «Бәхетле» ширкәтенең кондитер цехы начальнигы, кулинарларның төбәкара ассоциациясе әгъзасы, --- Франция кулинарлар академиясе дипломанты. Т.Нәҗмиев. Кулинарлар, бу моллюсклардан 100 төрле ашамлык әзерләргә мөмкин, диләр. Ә.Халидов |