КУЛГА’-КУЛ рәв. Бер-берсенең кулыннан тотышкан хәлдә. Ә сул яктагы мәгъшуклар кулга-кул тотынышканнар, һәм бу фани дөньяда аларның гаме юк. А.Тимергалин. Шуңа да карамастан бер-берсен яхшы белгән уртак язмышлы безнең халыкларыбыз киләчәккә – коммунизм капкаларына кулга-кул киләләр иде. Т.Миңнуллин ◊ Кулга-кул биреп к. кулга-кул тотынышып. Кулга-кул тотынып к. кулга-кул тотынышып. Бораулаучы белән нефть чыгаручы кулга-кул тотынып эшләмәсә, хезмәтнең кызыгы да юк кебек. Җ.Рәхимов. Кулга-кул тотынышып 1) Дусларча; килешеп. Олан кенәз тәрбиячесе Сильвестер белән кулга-кул тотынышып яшиләр, имеш. М.Хәбибуллин; 2) Бергә. Бәхет белән хыял кулга-кул тотынышып йөри ул. Р.Вәлиев. Без тормыш диңгезен кулга-кул тотынышып кичик... А.Тимергалин |