КУЛ-БИТ җый. и. Куллар һәм бит. Озак йөрде ул: кул-битләрен канатып, әрәмәлекләрне айкады; бата-чума, сазлыклар кичте... Г.Гыйльманов. Иван Телепнёв хезмәтчесе керткән табакта кул-битен юды да Фёдорның иңбашыннан алып сөлгегә сөртенде һәм көзге каршына барып басты. М.Хәбибуллин. Кул-битне генә түгел, тез тиңентен аякларны да юып җибәргәч, арулар онытылып китте. И.Сирматов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә