КУЛБАШ и. 1) Беләк калак сөягенә тоташкан урын. – Менә бәхет! – диде «Промстрой» начальнигы, күршесенең кулбашына дусларча кагылып. Ф.Абдуллин. Әтисе, буш йөгәнне нишләтергә белмәгәндәй, әле кулбашына сала, әле балтырларына бәргәләп, йөгәндәге ак тәңкәләрне чылтырата. Ә.Баян. Гүя аны ул [Разыя] гына коткара ала: аның кулбашларында канатлары бар! А.Хәлим 2) Киемнәрнең кулбаш турысы. Кофтаның кулбашын ерту |