КУЛ-АЯК җый. и. 1) к. аяк-кул. Ай бәбекәчем, рәхмәт төшкере, мине болай зурлаганың өчен мәңге рәхәт яшә, кул-аякларың сызлаусыз булсын. Ю.Әминов. Аның бөтен тәне авыраеп, башы томаланып тора һәм кул-аяклар хәлсез яналар. Ә.Еники. Кулы-аягы исән таза ир кеше хәер сорарга тиеш түгел. Р.Батулла

2) биол. Кайбер хайваннарда үзгәргән очлыклар. Ярым маймылларда ботакны кочаклап тотуга җайлашкан җитез озын кул-аяк бар. Тереклек һәм аның җир йөзендә таралышы

Кул-аягы белән каршы Берәр нәрсәне кискен кабул итмәү. Әнинең кул-аягы белән каршы килүенә карамастан, Габбани иртәнге чәйдән соң ук баз казырга кереште. Ә.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә