КУЛАСА и. рус диал. 1) Су агымының көче белән әйләнә торган махсус тәгәрмәч, зур чарык. Пароход борылып китәр өчен артка чигәргә тиеш иде – гөжләтеп куласасын әйләндереп җибәрде. Х.Сарьян. Малай чакта тегермән куласасына ябышкан малай мин. М.Галиев. Барлык тирә-як авыллар белә: Тәтерләр арба, чана ясыйлар, шомырттан бик матур итеп тарантас үрәләр, су тегермәненә коры куласалар ясыйлар. З.Зәйнуллин 2) Калаклы тәгәрмәч, калаклы вал. ...Вакыт миннән зур уяулык сорый! – Стеналар зыңлый, таңнар зыңлый: «Мәртәбәгә заман юл ачса... Кояш сүнмәс, яшәү сүнмәс дигән, Киләчәккә юл өзелмәс!» – дигән Ышанычым – гигант куласа! Ф.Гыйззәтуллина. [Мәүлет] --- биш-алты көн дигәндә куласа күчәренә каеш тарттырып станок ясады, пычкы көйләп куйды һәм бүрәнәләрне дә тарттырып куйды. Ш.Бикчурин. Шулай да, нинди җил иссә дә, аларның берәр төрле куласаны әйләндереп җибәрүе хәерлерәк түгелме? Мәдәни җомга |