КУ’Л АРБАСЫ и. к. куларба. Чыклы чәчәкләр чабып, печән итеп киптерер өчен, кул арбасы белән алып кайтырга түгел, ә күрше кызы Зөлфиягә такыя үрер өчен алып кайтырга сусаган идем. Ә.Гаффар. Кул арбасын икәүләп тартып, юл буе сөйләшеп бардык. Р.Фәизов. Өч малай окоптан бәләкәй кул арбасы сыман ике тәгәрмәчле бер нәмәрсә тартып чыгардылар. З.Зәйнуллин |