КУЛАЛМАШКА рәв. 1) Икәүләп эшли торган эштә: парга. Кулалмашка кул талмас, эшләгәннән кул калмас. Мәкаль. Нәби, Хөсәен кордашы белән кулалмашка эшли-эшли, --- бу өйне әйбәт кенә торырлык хәлгә китергән иде инде. Р.Төхфәтуллин 2) Ярдәмгә. Тормыш аек, шулкадәрле аек: кулалмашка компьютерлар килде... Р.Низамиев 3) Бер эш көненә бер эш көне түләү шарты белән эшләшеп. Кулалмашка көтү көтешү |