КУЛАК и. төрки тар. 1) Ялчылар, хезмәтчеләр тотучы авыл бае; байгура. Ләкин ясаклы крестьяннан чыккан кулак та аристократия белән вак йомышлыдан саналмады ---. Г.Гобәйдуллин

2) Совет хакимияте тарафыннан, сыйнфый дошман дип аталып, юкка чыгарылган хәлле крестьян катлавы һәм шул катлауның бер вәкиле. «Колхоз җитәкчесе була торып, кулак калдыгы Зыятдин кызына өйләнгән» дип, еллар буе күземне ачырмадылар... Р.Вәлиев. Кулакларны куганда да, Югары авыллар үз араларыннан таза тормышлы крестьяннарны читкә сөрергә ирек бирмәгәннәр. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә