КУЛАЙЛАШТЫРУ ф. Кулай итү, җайлаштыру. Үзенә күрә мөхтәсибәт кантуры сыман нәмәстәкәй дә, җомга намазларын үткәрү өчен гыйбадәт йорты да кебек куышыбыз булыр диеп, колхозның ат алачыгындагы җимерек өен кулайлаштырган идек. А.Хәлим

Кулайлаштыра бару Торган саен ныграк кулайлаштыру

Кулайлаштыра башлау Кулайлаштырырга тотыну

Кулайлаштыра төшү Бераз кулайлаштыру

Кулайлаштырып бетерү Тулысынча кулайлаштыру

Кулайлаштырып карау Кулайлаштырырга омтылу

Кулайлаштырып кую Алдан кулайлаштыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә