КУЛАЙ с. 1. 1) Уңайлы, җайлы. Көн бөркү, ә тимер, ни әйтсәң дә, салкынча, күктән иңгән шикелле, авылга көтмәгән-нитмәгәндә аеруча мөһим эшләр буенча өлкән тикшерүче килеп төшкәндә, ут йөгергән арт саныңны суытырга бигрәк тә кулай инде. Ә.Гаффар. Юашлык дөнья көтү өчен кулай булмаган, күрәсең. М.Юныс

2) Җайлы, отышлы. Болай эшләү агитаторларга да бик кулай күренде. Ф.Яруллин

3) Лаеклы. Без арба белән тартып кайткан Перкунас абыйга да Зөлхәбирә апа кулай эш тапты. А.Хәсәнов

4) Әйбәт, яраклы. Митрополитка Иван Дүртенче кулай, кулга ияләшкән, аның сүзен карусыз үти вә тыңлый иде. М.Хәбибуллин. Бюрократлар акыл һәм талант иясенә караганда ялагай һәм кулай бәндәләрне тизрәк күтәрәләр ---. В.Имамов. Бөтен рухи халәтең, теләгең, омтылышың белән син – безгә булышырга иң кулай кеше. Т.Әйди

2. рәв. мәгъ. Җайлы, уңайлы; отышлы. Бандитларга бик кулай килеп чыга бит. Н.Дәүли



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә