КУЛАЗА’К АРБА и. 1) к. кузалак 2) диал. Бүрәнә тарттыра торган гадәттә ике тәгәрмәчле арба. Шул егет кулазак арбага ат җигеп урманга барган була. Әкият. Уракчылар кайтып китүгә, дыңгыр-дыңгыр килеп, кулазак арбага мичкә салган өлкән ат караучы Әхмәт абзый төшә. М.Мәһдиев. Акчулпан: – Бүген кулазак арбага җикмә әле, – дип каршы төште. М.Хуҗин |