КУЛ III с. 1) Лаеклы, яраклы. Түбән яктан берәү менә, Бөрлегәннән кызыл тун тышы; Килгәннән бирле карап торам, Сез икән безгә кул кеше. Җыр

2) Җайлы, уңай, кулай. [Хакның] Яртысын акчалата биргәч, [сәүдәгәрләр], әлбәттә, үзләренә кул булмаган, үтмәс товарны алмыйлар. Ш.Мөхәммәдев. Кулак өчен гаҗәп кул кеше инде. Шундый бөкре башлы түрәләр. Һ.Такташ



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә