КУЛ I и. 1. 1) Кешенең иңсәсеннән алып бармак очларына кадәр булган өске очлыгының һәр икесе. Кеше гомере бигрәк нәзберек шул: «Кыймылдыймы йөрәк... кан... куллар?» Тып-тын гына агып ята гомер, Кеше гомере – догалы еллар... М.Галиев 2) Шул әгъзаның беләзектән алып бармак очларына кадәр өлеше, чугы. Кулдан килгәндә, кулларыңны у, Кулдан килмәсә, кулларыңны ю. Ә.Синугыл-Куганаклы 3) Нинди дә булса эшне башкаручыны «шул кеше» дип уйлау, гөманлау турында. Инде менә бүген шундый әйбәт, чуклы башлы сөлге югалган икән, Хәтирә кулы булмыйча, кемнең кулы булсын? Г.Минский 4) Берәр эшне башлап җибәрүче яки шуны башкаручының шул эш барышына яки эш нәтиҗәсенә йогынтысы (ышануларга нигезләнгән). Кияүгә чыгарга җыенучы кызлар, синең кулың җиңел, синнән әйбер алган киленнәр кире әйләнеп кайтмыйлар дип, ашъяулыгын, тастымалын аңардан [Мәгъдәниядән] алалар иде. Ф.Яруллин. – Синең кулың җиңел булды, эш табылырга тора әле, Исхак абзый, – диде Кирам. Г.Галиев 5) Язу рәвеше. Әнә бит аның язуы, аның кулы! Г.Гыйльманов 6) Нәрсәне дә булса иҗат итү, булдыру-тудыру рәвеше; шәхси осталык чагылышы 7) Ихтыяр, карамак. Ярларыгыз безнең кулда – Милициягә киңәш ит. Җыр. Балаларыгыз кеше кулында үссәләр, сезгә әйләнеп тә карамаслар. Г.Тукай 8) күч. Як, тараф, юнәлеш (гадәттә уң һәм сул аныклагычлары белән кулланыла). Төн ягына караган ишектән кергәч уң кулда, түргә якын, сандыкларга терәп, байбичәнең үзе өчен ятак куйдылар ---. Г.Ибраһимов. Рөстәм, сул кулда күренгән югарылыкка менеп, «Москва» гостиницасы колонналарының берсенә сөялде. Г.Кутуй 9) күч. Кешенең нинди дә булса эшчәнлеге, шөгыленең коралы, чарасы һәм шулай ук берәр анык эш күрсәткече. «Тормышымда телгә алырлык вакыйгалар булмады» дип яза торганы --- илдәге зур вакыйгаларны үз кулы белән тудыручы иң гади совет һәм партия эшчесе иде. Г.Бәширов. Әлеге мәкалә --- иҗат интеллигенциясенең кулына идеология богаулары кидерергә маташуның нинди күңелсез нәтиҗәләргә китерүен әтрафлы итеп, дәлилләп исбатлады. Ә.Сәхапов. Бу рөхсәт ителми, чөнки эшче куллар колхозда да җитми иде. Идел 10) күч. Иялек, хуҗа булу. Чөнки шул көннәрдә төрмәгә җибәрерләр дип уйлаганга, боларның кулларыннан тиз котылырмын дип өметләнә идем. Г.Исхакый. Ни генә әйтмә, төннәрен колхозның бар байлыгы аның кулына күчә. Ф.Яруллин. Донбас капкасының ачкычлары безнең кулда [бит]. И.Гази 11) күч. кыек килеш форм. Хакимлек, власть; биләүчелек. Петроградта Совет большевиклар кулына күчкән. И.Гази 12) күч. у.-в. килешендә Кулга алынган булу, тоткынлыкта булу турында. Сашкасы да, кулак Латыйбы да кулда хәзер. А.Расих 13) күч. сөйл. кыек килеш форм. Берәмләп сатучылар даирәсе (зур сәүдә системасына каршы куелып әйтелә). --- халык күбрәк сөтне кулдан алырга тырыша. Кәеф ничек? 14) күч. Нарасый баланы беләкләргә утыртып (яткырып) йөртү турында. [Сабый] Кулга килгәч, бер дә ятсынмыйча, аның колак алкалары, ак беретындагы фил брошкасы белән уйнап торды. Г.Гобәй 15) күч. Хатын-кызның кияүгә (тормышка) чыгарга ризалыгы. Наташабызның матурлыгыннан «башы әйләнгән» немец аңа үз йөрәген тәкъдим итеп, кулын сорады. Кызыл таң 16) хәрби Фланг, канат. Уң кул урар, сул кул турар, урта кул ук атар. Мәкаль. [Хан:] Мәхмүд, син уң кулга баш булачаксың. Г.Исхакый. Мең кешелек иравыл, өч меңлек уң кул белән ул тиз арада кузгалып китеп, сал-күпердән чыга башларга уйлады. Н.Фәттах 2. кулдан рәв. мәгъ. 1) Һич кичектермәстән һәм турыдан-туры (түләү, расписка бирү һ.б.ш. тур.). [Шәкертләр] --- идарәнең куйган тәртибе буенча яшәргә кулдан язу бирсеннәр! Г.Ибраһимов 2) кулдан, кул белән Борынгы примитив кораллар белән яки кул көче ярдәмендә генә (машина белән эшләүгә каршы куелып әйтелә). Бу кулдан гына ясалган, буялмаган, хөрти генә бер скрипкә иде. Ә.Еники. [Йортларның] Әллә тәрәзәләре, әллә кулдан бәйләнгән челтәрләре, әллә чигүле пәрдәсе – нәрсәседер үзенә тартты. Ә.Дусайлы 3) Басмыйча, каләм-карандаш белән генә язып. Каюм Насыйри кулы белән язып алынган татар халык әкиятләрендә дә халык теленең сафлыгына сокланасың ---. Г.Бәширов ◊ Кул алу Дуслык билгесе итеп сузылган кулны кабул итеп кысу; күрешү, саубуллашу. Шушы булыр безнең иптәшләрчә Күрешеп кул алу. М.Җәлил. Кул арасына керү Йорт эшендә олыларга ярдәм итә, булыша башлау (үсмер балалар тур.). Кул асты йомышы Вак-төяк йомышлар. Аның вафатыннан соң, дөрес күңелле, тыңлаучан әдәм дип, Гыймадины Габдулла ишан үзенә кул асты йомышына алды. Р.Шакиров. Кул астына алу 1) Үз җаваплылыгыңа алу (башкару, үтәү өчен). Уракчылар кул асларына алган кишәрлекләрен уралар. М.Гали; 2) Хакимлекне, җитәкчелекне яки берәр кешене, группаны һ.б.ш. үз карамагыңа алу. Кардәшебез, җан күршебез чирмеш халкын тәмам кул астына җыйдылар. М.Хәбибуллин. Кул астына керү к. кул арасына керү. Унбер-унике яшь тирәсе булгандыр миңа. Кул астына керә башладым. Т.Галиуллин. Хатыным-күгәрченем, гомере озын булгыры, ел саен бер малай табып торды. Рәхмәт аңа, хәзер барысы да кул астына керә башладылар. М.Хәбибуллин. Кул астына туры килү Ашыкканда яки кызган вакытта, ярсыган чагыңда кул җитәрлек, тотарлык урында булу. Безнең әткәй кызу канлы иде, ул кызган чагында кул астына эләкмәвең хәерле. Идел. Кул астына эләгү к. кул астына туры килү. Кул астында 1) Җитәкчелегендә, карамагында. --- Шагыйрь Уфага кайтып төшә һәм остазы кул астында чыга торган «Ирек» газетасында языша башлый. Г.Гыйльманов. Әти балта остасы булып, бала чагымда аның кул астында эшкә өйрәнгән кеше идем. Ф.Яхин. Алар, ниһаять, көчле хан кул астында тыныч яшәргә телиләр. М.Хәбибуллин; 2) Якын урында, тиз генә алырлык җирдә. Нәрсә теләсәм яки кул астында нинди ризык туры килсә, шуны ашап яшәдем. Ф.Баттал. Суыткычның кул астында, ягъни кухняда булуы җайлы. Өегез ямьле булсын. Кул баглау Кулларның терсәктән түбәнге өлешен күкрәк өстендә бер-берсенә чалыштырып, бер кул чугы белән икенче кулның юан беләген тотарлык итеп (яки тотып) тору – хезмәткә хәзерлек билгесе. Вә Әбүгалисина дәхи фәсахәт вә бәлягать белән дога вә сәна әйтеп, кул баглап торганда, падишаһ бер мәртәбә гыйбрәт күзе белән карады, күрде ---. К.Насыйри. Кул бару Берәр әшәке, начар яки күңел теләмәгән эшне эшли алу турында. Кушканны гына гел үтәгәнгә, Бүген кул бармый гел бүтәннәргә. Ә.Синугыл-Куганаклы. Кул белән алып ташлагандай Авырту-газаплар тиз генә һәм бөтенләйгә тәмамлану турында. Мин, вөҗдан газабының кул белән алып ташлагандай кинәт югалуына бик нык шатланып, иркен суладым. А.Шамов. Кул белән хөкем итү к. кул хөкеме. Кул бирү 1) Күрешү, саубуллашу, килешү яки дуслык билгесе итеп, кешегә кулны сузу. Бир кулыңны, дөнья синсез һич миңа! С.Сүнчәләй; 2) Ярдәм итү. Халык ләкин сиңа иткән үзенең хөкмене бозмас, Егылганнарга кул бирмәс, батып барганга җеп сузмас. Г.Тукай; 3) Атаклы ишан белән вакыт-вакыт күрешеп, аның күрсәтмәләрен һәм фатихасын алу. Бу мулла --- Күнтәй авылының бер суфие белән Зәйнулла хәзрәткә кул биреп кайтырга бара. М.Гафури. Кул бирешү к. кул бирү. Шулай булганда гына гомерлеккә дип кул бирешергә ярый. Б.Камалов. Кул бирешеп алдылар, Күзләрдә үч яндырып. Х.Туфан. Кулга алгысыз Иске, сәләмә, пычрак һ.б.ш. нәрсәләр турында. Сәләмә генә дә түгел, шул кулга алгысыз чүпрәк-чапрак арасында адәми зат гәүдәсе дә ауный бугай. Җ.Рәхимов. Кулга алу Арест салу, ирегеннән мәхрүм итү. Кулга алыныр алдыннан гына ул көлтә төягән чытыр арбасына күршесендәге тол хатынны утыртып кайткан. А.Гыйләҗев; 2) Үзеңнеке итү; хуҗа, ия булу. Елена Глинская кенәз Овчина-Оболонский белән якынаеп китә, ә теге, үз чиратында, олан кенәзнең карачларын һәм киңәшчеләрен берәм-берәм кулга ала. М.Хәбибуллин; 3) Үз хисләреңне тезгенләү, үз-үзеңә баш булу. Әһә, дим эчтән генә, шушы сәгатьтән кулга ала башлыйм үзеңне. Ф.Баттал. --- Самат бу сораудан селкенеп китте, ләкин үзен бик тиз кулга алды. Г.Гыйльманов. Эшче халык кузгалсын, Беләкләрен сызгансын, Теләкләрен кулга алсын, Кирәкләрен эзләсен. Ш.Бабич. Кулга ияләшү Кешеләрдән өрекми, курыкмый башлау. Бер профессор аларга: «Урам этләрен ашаткалыйсыз бит, кулга ияләшкән берәрсен тәҗрибә уздыру өчен алып килегез әле», – дигән. Р.Гыйлемханов. Ул [Лариса] үзенең агачтан бик нәфис итеп уелгандай бармагы белән кай тарафка ишарәләсә, ягымлы елмайган егет шул тарафка атлап китәр иде. Кулга ияләшкән филмени! М.Маликова. Кулга керәм дип тору Әзер булу; җае килү. Ә монда, ачуым да бер килмәгәе, кулларына керәм дип торган әйберне ычкындыралар. И.Сирматов. Кулга керү 1) Хосусый милек саналу, берәүнең файдалану мөмкинлеге булу. Ярлы кеше, кулына ярым акча керсә, ярдан сикерә. Мәкаль. Кунакка барышлый, Җәүдәт көтмәгәндә кулга килеп кергән бүләккә куанып та куйды. А.Хәлим. Минем кулга кергән туп җанланып киткән сыман булды. Р.Сафин; 2) Буйсыну, кемнең дә булса кул астында булу. Кулга өйрәнү к. кулга ияләшү. Марҗа асрау коридор буенча, чәй дирбиясы күтәреп, җәһәт кенә аш бүлмәсенә таба бара; коридорның аргы башында җиде-сигез яшьлек бер ир бала, ду килеп, кулга өйрәнгән куян баласын куып йөри ---. Ф.Әмирхан. Кулга өйрәтү Ияләштерү, кушканнарны яисә синең фикерләреңне тыңлап эшләргә җайлаштыру. --- Митрополит аларга патшага тияргә кушмады, кулга өйрәттең, син үз эшең, үз йөгең башкардың инде дип, Сильвестрны юатты... М.Хәбибуллин. Кулга тапшыру Кемнеңдер иркенә кую. Ахыр чиктә Кирмән татарларының гайрәтен кайтармас өчен аны, бик ихтимал, рухани атакайлар кулына тапшыралар. М.Хәбибуллин. Кулга төшерү 1) Ничек тә төрле юллар белән ия булу; 2) Сугышып яки хәйлә-мәкер белән алу; 3) Әсир, тоткын итү, пленга төшерү; 4) Яр, хәләл җефет итү. Шәп булыр кулга төшерсәм Мин Фатыйманы әгәр... Һ.Такташ. Кулга төшү 1) Хәйлә-мәкер яисә кемнеңдер тырышлыгы нәтиҗәсендә берәүнең карамагына керү. Монда кызыллар кулына төшкән шәһәрдә калып булмас. Ф.Латыйфи. Борынгы китаплар да кулга төште; 2) Әсирлеккә, тоткынлыкка эләгү. Ләкин тигезсез бер көрәштә Сарман, яраланып, хан кулына төшә. Г.Гыйльманов. Кулга эләгү 1) Тотылу. [Пермский:] Аның әле сәнәкчеләр дигәне бар икән. ... Алары кулына эләксәң, Алла сакласын! Н.Исәнбәт. [Хәлил:] Кулына эләксәң, күрсәтер ул. А.Гыйләҗев. Ул имансыз минем кулга эләксәме... Г.Мөхәммәтшин; 2) к. кулга керү (1 мәгъ.). Аннары Шаяхмәт абзый, шунысы да бар бит әле аның: мал кем кулына эләгә... М.Галиев. Болай гына, очраклык белән Бер шигырең кулга эләкте. К.Булатова. Кулда барда Мөлкәт, хакимият булганда. Кулда барда файдалану. Кулда булу Файдаланырга, кулланырга мөмкинлек булу, кемдер яисә нәрсәдер белән идарә итү. Бит ханбикә булуга, Казан мәркәзе аның кулында булачак. М.Хәбибуллин. Кулда гына йөртү Кадер-хөрмәт күрсәтү. «Мин бит духтыр, курыкма, – ди, – терелтербез... Җәйгә сине кулда гына йөртербез!» Р.Рахмани. Кулдан килгән кадәр Хәлдән килгәнчә, мөмкин кадәрле. [Җангали]: Кулымнан килгән кадәр мин сиңа булышырмын, ясавыл. М.Хәбибуллин. Кулдан килү Булдыра, эшли алу. Авызындагы теленә бакма, кулыннан килер эшенә бак. Мәкаль. Аннан килеп тегермәнчелек тә һәркемнең кулыннан килә торган эш түгел бит әле ул. Г.Якупова. [Җангали:] Әйт, нинди шарт, кулымнан килә торган булса, таш яуса да үтәрем. М.Хәбибуллин. Әйе, безнең әтинең кулыннан килмәгән эше юк. Ф.Яруллин. Кулдан китү 1) Форсат, мөмкинлек ычкыну, югалту; 2) Мөстәкыйль тормыш итә башлау, үз көнен үзе күрү. – Кара әле, карт, Маратыбыз нинди сабыйның сабые иде! Кичә карасам – үскән икән ул, и үскән! – Күз генә тия күрмәсен... – кулдан китте, аллага шөкер... Г.Гыйльманов; 3) Соңгы юлга озату. Әнисен үзегез беләсез, сезнең кулдан китте. Ф.Хөсни. Кулдан кичү к. кулдан үтү. Кулдан тартып алу Чит кешенең мал-мөлкәтен, сөйгәнен тырышлык-уңганлык яисә хәйлә-мәкер белән үзеңнеке итү. [Мороз:] Чибәр хатының, Василий, чибәр. Тикмәгә генә кеше кулыннан тартып алмагансың икән. М.Хәбибуллин. Кулдан тоту к. кулны тоту. Сине уйласам, и тормыш, җаным җырлар ыргыта, Тик халкыма сузган чакта, кемнәрдер кулдан тота. А.Хәлим. Кулдан төшермәү Кадерләү, бик тәрбияләү, карау. Онык туса, кулдан төшермәбез. К.Кәримов. Кулдан төшмәү Озак вакытлар бер корал белән эшләү. Кулдан узу к. кулдан үтү. Мөхәммәдьяр кулыннан борынгы грек философларының китаплары да узды: Демокрит, Әфләтун, Аристотель, Птоломей, Архимед, Эвклид хезмәтләре белән аз-маз таныш. М.Хәбибуллин. Кулдан үтү 1) Эшләү, башкарып чыгу. Мин берсене беләм: урыс кенәзенә ярлыкмы булсын, поляк падишаһына әмерме булсын, фарсы шаһына фәрманмы булсын – һәммәсе аның кулыннан үтә иде. Г.Исхакый. Эзе калсын керсез намусыңның, Ни үтсә дә синең кулыңнан. М.Җәлил. --- аннан соң [Агасире] баһадир каршына өелгән коралларга ымлады. – Болар барысы да минем кулдан узды, баһадир. М.Хәбибуллин; 2) Өйрәнү, үзләштерү (китаплар, кулъязмалар һ.б.ш. тур.); 3) Берәрсе тарафыннан үтерелү. Фәхринең кем кулыннан үтүе турында күңелләрдә шөбһә бик кайный иде. Г.Ибраһимов; 4) Файдалануда булу (җенси теләкләрне канәгатьләндерү тур.). Кулдан ычкыну 1) Югалу. Калмады, ычкынды кулдан алтын дәвер, белмәдек, Белмәдек туганда, җаннар кол буласын белмәдек. Ә.Синугыл-Куганаклы. Момент кулдан ычкынган. Х.Камалов. Яшь гомер ике килми. Вакыт кулдан ычкына! Р.Мулланурова; 2) Буйсынудан чыгу; әсирлектән котылу. Василий, мәсәлән, бертуктаусыз немецлар кулыннан ычкыну турында уйлана. Ә.Еники. Сөйләш, энем, үткәзеп сөйләш. Югыйсә кулдан ычкына бит. Н.Гыйматдинова. Кулдан ычкындыру Югалту. Борынгыча – байларча эш йөртеп килгән татар сәүдә капиталы чәй монополиясен кулдан ычкындыра. И.Рәмиев. Егетне кулдан ычкындырмаска иде, бик булдыклы күренә. М.Ахметшина. Кулдан эш китү Стресс, күңелсез яки шатлыклы хәбәрдән эшли алмау. Ай, ул җанның яшертен генә сызланып сыктаулары, тән гайрәтен басарга теләп уфылдаулары; аһ, ул йөрәккәйнең тозакка эләккән кош сыман тыпырчынуы, боегуы, җырлыйсы килгән җырының бугазына басып эндәшми калулары, кулдан эш китүләре... Ә.Гаффар. Ә бала чирләсә, кулдан эш китә. Р.Мулланурова. Кулдан эш төшү к. кулдан эш китү. Тукталдым да тынып калдым. Бу нинди мизгел, ниткән? Нидән аяклар атламый? Ник кулдан эшем төшкән? Н.Сафина. Кулда тоту 1) Буйсындырып тору, хакимлек итү. Әйтик, Василий Шуйский кенәз Дума башында утырса, Иван Телепнев килгән илчеләрне кабул итте, кыскасы, хакимиятне үз кулында тотты. М.Хәбибуллин. Мин Муравьёв штабында махсус элемтә бүлеген кулда тоттым. Ш.Шәйдуллин. Феодаллар аларны [крестьяннарны] король ярдәменнән башка да кулда тота алалар. Урта гасырлар тарихы; 2) Хисләрне йөгәнләп тору, тышка чыгармау, үз-үзеңне контрольдә тоту. Үзеңне кулда тота белергә дә кирәк! Кул җае Берәр (гадәттә физик) эшне булдыра алу, шуңа өйрәнү мөмкинлеге. --- Кул җаен сынап караган Әүвәл үз йортыннан ул. С.Хәким. Кул җитү 1) Эшләргә өлгерә алу. КГБ архивларына үтеп кереп җыелма документларны өйрәнергә кулым җитмәде, теләгем дә юк иде. А.Гыйләҗев; 2) к. кул бару. Ничек итеп --- кеше малын таларга кулыгыз җитә! И.Гази. Кул җылыту 1) Алдау-йолдаулы, шикле яки аеруча үзенчәлекле эшләрне башкаруда тәҗрибә туплау. Мәрхабә, мондый эшләрдә [кызны кияү каршыларга әзерләүдә] бик күп кул җылыткан хатын кебек, ике сандыкны берьюлы ачып ташлады да кочагы-кочагы белән әйләндерә башлады. Г.Ибраһимов; 2) Шикле юллар белән мал табу. Бик күпләр ул сугышта кул җылытып кына калмадылар, зур капитал тупладылар. Т.Галиуллин; 3) Кыйнау, сугу. Халык гөж килә. Һәрберсенең кул җылытып алырга теләге зур күренә. X.Кәрим. Кул калу Берәр эшне эшләгәннән кулга (гомумән сәламәтлеккә) зыян килмәгәнне белдергәндә кулланыла. Кулалмашка кул талмас, эшләгәннән кул калмас. Мәкаль. Кул карату Кул сызыкларын багучыдан бактырып күрәзәләтү. Кызганычка каршы, бүгенге көндә дә чегәннәрдән кул каратучылар очрый әле. Социалистик Татарстан. Кул кору к. кул калу. Кул кору к. кул калу. Кул кушыру 1) Кулларыңны (бармак араларына бармакларны кертеп) бер-берсенә тоттыру (хөрмәт белән тыңлау билгесе); 2) Бернәрсә дә эшләмичә (чарасын күрмичә), битараф булып тору турында. Инде шул фронтовик баласын, әнисез дә калган гөнаһсыз нарасыйның бөтенләйгә күзләрен йомганын кул кушырып көтеп торыйкмы? Ф.Хөсни. Чыннан да, болай өй кошына әверелеп кул кушырып утырсаң, берәү дә китереп бирмәс. М.Хәсәнов. Авыл җирендә пенсионер да кул кушырып утырмый. Б.Камалов. Кул кую 1) Документ, хат яки башка берәр язманың, картинаның һ.б.ш. мәгънәсе өчен җаваплылык, шаһитлык, ризалык яки истәлек билгесе итеп имзаңны язу. Ниндидер актлар төзеп кул куйдырмакчылар иде дә, «мин бернәрсә белмим, беркемне күрмәдем, монда кем дә юк» дип куып чыгардым үзләрен. Т.Галиуллин. Шартнамә исә федератив мөнәсәбәтләрнең төрле рәвештә булырга мөмкин икәнен күрсәтә. Бу Россия тарафыннан кул куелган конвенцияләргә туры килә. Казан; 2) Раслау, ризалык, канәгатьлек белдерү. Рәмзия Илфатның ата була белүенә эчтән кул куеп утырды. Б.Камалов. Кул күтәрелү к. кул бару. Кул кыздыру к. кул кызу. --- татар кухнясының чиксез мөмкинлекләрен эшкә җигәрдәй уңган аш пешерүчеләр бер-берсен уздырырга тырышып кул кыздырадыр. М.Галиев. Кул кызу Эшкә бик нык бирелеп, дәртләнеп китү; нинди дә булса эшне эшлисе килеп тору. Бу оста – әйткән эшне ялтыратып эшләп куя, бер кулы кызгач, әйтмәгәнен үзе күреп тә эшли иде. Ф.Хөсни. Кул кыска Нинди дә булса эшне эшләргә ирек булмау, рөхсәт ителмәү, көч җитмәү турында. [Рөстәм:] Я, егетләр, авылны бик кысмыйсызмы? [Госманов:] Кысар идек тә, кул кыскарак. Бик кысарга ирек бирмиләр. Һ.Такташ. Кул кысу Күрешү, саубуллашу, дуслашу яки тәбрикләү билгесе итеп, кешенең кул чугын учлап кысу. Кыз елмайды, егетнең кулларын кысты. Г.Ибраһимов. Кул кычыту Берәр нәрсә эшләп ташларга яки берәрсен кыйнарга ашкынып, ярсып тору. [Хәйдәр:] Хыял бу, туган. Әйтергә кирәк, йөгәнсез фантазия! Кул кычыту бәласе. Г.Бәширов. Кул көче Физик хезмәт. Кул көче белән яшәүче икенче бер гаилә – Дамир һәм Зәйнәп Мәгъсүмовлар. Кәеф ничек? Кул күтәрү 1) Дини йола буенча: дога укыганда, кулларны уч ягы белән биткә якын тоту. Менә карчыклар, хәерле юл теләп, кул да күтәрделәр. Г.Бәширов; 2) Сугарга әзерләнү, кизәнү; сугу. Бәхәсләшеп, дуслык дигән изге Чиктән узып китеп, Кул күтәрде икәү бер-берсенә Кинәт кызып китеп. И.Юзеев. Адәм затына кул күтәргән кеше генә куркак була. М.Хәбибуллин; 3) Җәмәгать урыннарында сөйләргә, җавап бирергә һ.б.ш. теләк белдерү. – Солтанъяр бабай, минем дә сорау бар иде, – дип кул күтәрде ---. З.Мурсиев; 4) Уң кулны баштан югарырак күтәрү юлы белән тавыш бирү, берәр карарга һ.б.ш. ризалык белдерү. Минем тәкъдимгә егермеләп кеше кул күтәрде. Ш.Камал. Раифов Әхмәтне классның стена газетасына хурлап язарга дип кул күтәрдек. Г.Мөхәммәтшин. Кулларын җәю Чарасызлыкны, мөмкин түгеллекне, аптырау яки гаҗәпләнүне белдереп, кулларны як-якка җәеп җибәрү хәрәкәте. Ветсанитар Галләм абзыйдан сорасаң, ул да кулларын гына җәя. Ә.Еники. Кулларны җәяргә юк – эшләргә кирәк! Идел. Кулны кире кагу Тормышка чыгу турындагы тәкъдимне кабул итмәү. Егетнең кулын кире кагу. Кулны кисәргә бирәм Үзе бик нык ышанганда, башкаларны да ышандыру өчен әйтелә торган ант сүзе. Кулымны кисәргә бирәм! Төзүче, бетончы, балта остасы да аннан ким алмый. Ш.Бикчурин. Кулны күкрәккә кую 1) Түбәнчелек күрсәтү, гафу үтенү билгесе; 2) Чын ихлас күңелдән һәм ышанычлы итеп әйтү турында. Кулны күкрәккә куеп әйтәм, барысы да син дигәнчә эшләнде. Кулны сорау Тормышка чыгарга тәкъдим ясау. Тагын аның төсле бер егет бар. --- Минем кулымны сорап йөри. Ф.Яхин. Монысы кызлар колагына: төшеңдә чәчәк аткан розалар күрсәң, тиздән кулыңны сораячаклар. Г.Гыйльманов. Кулны тоту Эшләргә комачаулау, эшкә тоткарлык ясау. Кулны тою к. кулда тоту (2 мәгъ.). Остаздан башка кем суксын – Кулны булмый тоеп. М.Әгъләмов. Кул озайту 1) Йодрык кулланып мөгамәлә итү, ору-сугу. Никадәр кул озайтсалар да, күңелендәге изге йолдызны сүндерергә теләсәләр дә, шагыйрь аның сүнмәгәнен белдерә. Г.Кашшаф; 2) Һөҗүм итү. Озайттылар миңа кул төрле мәлгунь көч, кара көчләр. Г.Тукай; 3) к. кулы озын булу. Кул остасы Кул көче белән башкарыла торган нинди дә булса бер эшкә бик оста кеше. [Госман] Груздевка шалтыратып, берәр юньлерәк һәм төплерәк кул остасы җибәрүен үтенде. Э.Касыймов. Кул очы Вак-төяк чыгымнар, кесә чыгымнары. Акчасын Мәрхабә үзе бирә. Монысын инде – кул очына калдырган тиеннәреннән; югыйсә эшләп алганын тулысы белән әнисенә китереп тапшыра. Г.Әпсәләмов. Кул пычрату Үтә вак, көчсез дошманны кыйнау турында әйтелә. [Әхмәди:] Кулларымны пычратасым килми. Сугып екмыйм. Ә.Бикчәнтәева. Кул салу 1) Берәр нәрсәгә ия булырга омтылу; талау. Әүвәл Казанга атасы Иван Өченче кул сала, шуңа әтәчләнүедер. М.Хәбибуллин; 2) Урлау, законсыз үзләштерү. Хөкүмәт милкенә кул салу; 3) Һөҗүм итү, җәберләү. Ә мин Аллага шөкер кылам, кешегә кул салганым булмады, әйе, хатын-кыздан башка. Аларга кул салырга ярый, чөнки аларның яртысын шайтан яраткан. М.Хәбибуллин; 4) Хатын-кызларны көчләргә омтылу. [Хаҗия Гыйлемдарга:] Инде үз асравыңа кул салу кебек түбәнлеккә барып җиткәнсең. Т.Гыйззәт; 5) Җинаятьчел рәвештә үтерү. Миңа үлем җәзасы чыгарыгыз. Үзем җиренә җиткерермен. Болай гына үз-үземә кул сала алмыйм. Ш.Маннур; 6) Берәр эшкә тотыну, шуңа көч кую. Әни, табигый хәленә төшеп, гадәттәге эшли торган эшләренә кул сала башлады. М.Гафури. Кул селкү 1) Билгеле бер юнәлешкә каратып кул чугын җилпү – күрергә теләмәү, баш тарту яки инкяр итү билгесе. – Кирәкми, кирәкми! – диде Ирнәс кулын селтәп. – Безгә киләчәктә эш күп булачак әле. Р.Фәизов; 2) Өмет өзү; бөтенләйгә араны өзү. Утка чыксын бөтен дөньясы дип, Кул селтәдем хәзер барыннан. Н.Исәнбәт; 3) Бөтенләй баш тарту. Бикмөхәммәт --- эшкә барудан бөтенләй кулын селтәгән. Г.Насрый. Кул селтәү к. кул селкү. «Яры-ый, маэмай димәгәннәр бит әле...» дип кул селтәү үз битеңә үзең төкерү була. Х.Сарьян. [Кулга] кул сугу 1) к. кул чабу. Бер егет гармонь уйный, Шәриф бии, кул сугу, сызгыру, дәртле хәрәкәтләр. М.Фәйзи; 2) Килешү, үзара ризалашу билгесе итеп, шапылдатып, бер-береңнең кулын кысу. Өйгә кереп сөйләшик тә кулга кул сугышыйк, булмаса. X.Сарьян. Кул сузу 1) к. кул бирү (1, 2 мәгъ.) Мин Имәлинең яныма килүен көтмәдем, үзем башлап кулымны суздым. М.Әмир; 2) к. кул озайту (1, 2 мәгъ.). [Әтиемнең] әнигә кул сузганын, ягъни аны сугу, кыйнау дәрәҗәсенә җиткәнен күргәнем булмады. М.Гафури; 3) к. кул салу (1, 2, 4 мәгъ.). Көчле көчсезгә кул сузмасын, арыслан дәвәнең муенын өзмәсен, эт төлкенең тунын ертмасын --- дип боерган, дигән. Әкият. --- Мәскәү кенәзе Казанны алса, Әстерханга кул сузар ---. М.Хәбибуллин; 4) Үз кулы белән башкарырга, берәр эштә катнашырга омтылу. Пычак-пәке кайраулар, утын ваклауларны әйтмим дә. Авыл җирендә теләсә кайсы малай җиде-сигез яшендә андый эшләргә кул суза бит инде. Э.Касыймов. Кул сузымы Бик якын ара. Сәхнәдән кул сузымы ераклыкта тамашачы утыра. И.Рәмиев. Кул сырты белән дога кылу Бәддога кылу. Алар [руханилар] мәчеттә безгә каршы кул сырты белән дога кылсалар, --- безнең кулда башка чаралар табылыр. Г.Ибраһимов. Кул тарту сир. Баш тарту. Безнең Аю батыр сугыштан да кул тартмас иде, ни чара, аяклар ауга чорналган. Г.Тукай. Кул тидерү 1) Җәзалау яки куркыту максаты белән ору-сугу. Тагын да Фәрхиягә кул тидерәсе булсаң, җаныңны алырмын, бел дә тор шуны. Ш.Камал; 2) Нәрсәне дә булса эшли, эшкәртә башлау. Кул тидерә, күңел сала торгач, кошчылык фермасының эшләре рәтләнә башлады. С.Рафиков. Кул тимәгән 1) Файдаланыла, эшкәртелә башламаган (һәртөрле табигый байлыклар тур.). Әнә бит, сәфәргә җыенган чагы, алда аны кул тимәгән икенче бер дөнья көтеп тора… Р.Низамиев; 2) Тотыла, сарыф ителә башламаган. Кул тимәгән запаслар; 3) Гыйффәтле, саф (хатын-кыз тур.). Кеше куллары тимәгән Ярлар таба аласыңмы? Җыр. Кул тию 1) Чистартылу, тазартылу. Өстәл өстендә консервлар, бушап калган тәлинкәләр, хатын-кызлар кулы тимәгән бер кофейник тора. А.Шамов; 2) Ремонтлану, төзәтелү, эшкәртелү турында. Тир түкмәгән ир ир түгел, Кул тимәгән җир җир түгел. Ә.Синугыл-Куганаклы; 3) Тикшерелү яки яхшыртылу, редакцияләнү турында. Аңа [романга] әдипнең революциядән соңгы иҗат кулы да тигән. Г.Нигъмәти; 4) к. кул җитү (1 мәгъ.). Гариза – сукно астында. Кул тими әле һаман. З.Мансур. Кул тыгу Эшкә эзләүсез-сораусыз катнашу (гадәттә әрсез һәм начар кеше тур.). Бәдри мулла --- вак бурыч оешмаларына кул тыгарга тырыша. X.Кәрим. Кул уйнау 1) Бик җитез эшләү, эштә осталык һәм җитезлек күрсәтү. Эшләгәннең кулы уйный, эшләмәгәннең күзе уйный. Мәкаль; 2) Берәр шикле эштә кемнең дә булса актив катнашлыгы булу. Яхшы ирләр кул уйнатмый, Хатынны да кыйнап атмый. Ә.Синугыл-Куганаклы. Кул уңае Эшләргә, эшкәртергә җайлы торыш. [Шәрифулла] кирпечләрне кырып, чистартып, кул уңаена тәртипләп өеп куйды. А.Шамов. Кул хезмәте к. кул көче. Кул хезмәте ысуллары борынгыларның рухын милләткә сеңдерә дип саныйлар японнар. Безнең юл. Кул хөкеме Судсыз-нисез (гадәттә йодрык белән) җәзалау турында. Бүген аларның [Закир белән Галимәнең] икесен ике урынга куеп, каравыл куегыз, кул белән хөкем итүче булмасын! М.Гафури. Кул һөнәре к. кул эше (1 мәгъ.). --- яшь мулла хатынын кул һөнәренә өйрәтә башлагач, боларның кадере артты. Г.Исхакый. Кул чабу Алкышлау. --- Ә мин һаман шигырь дыңгырдатам һәм --- үземә үзем кул чабам. Л.Лерон. Руслар чын күңелдән кул чаптылар. М.Мәһдиев; 2) Кул чапканга охшаган тавыш чыгару турында. Ширәмәтовлар йортының ташландык коесында җил елый, ә төсе уңган кызыл әләм, шуны котыртып, шапы-шопы кул чаба. Ә.Гаффар. Кулы авыр Берәү башлаган эшнең уңышлы тәмамланмавы турында. Аның белән барып булмый, кулы авыр. Кулы белән эшләү Берәр эш-гамәлне икенче берәүдән эшләтү яки ул башкарган кебек итү. Син инде, Лександр, ил башында сабый кенәз утыра дип уйлыйсыңдыр, хаталанма, тәхеттә кенәгинә Елена Глинская утыра, ул хакимлек итә хәзер, һәммә нәрсә аның кулы белән эшләнә. М.Хәбибуллин. Кулы каты Усал (кеше тур.). Кулы коргыры к. кулы корысын. Кулы корысын (корышсын) карг. Кулы эшкә яраксыз хәлгә килсен, хәрәкәтсез калсын, дип теләү. «Кулы корысын иде хәерсезнең», – дип өзгәләнгән иде [Мария Семёновна]. Б.Камалов. Иң әйбәтен кискән, кулы коргыры. Ф.Яруллин. Кулы кулга иярми к. кулы кулга йокмый. Булды, чиләге тулды инде. Аның җиләкме-фәләнме, чикләвекме җыйганда кулы кулга иярми дә йокмый: әллә мизгел, әллә кан агымы кебек, вакытны тоймыйча эшли дә эшли. Ә.Гаффар. Кулы кулга йокмый Бик җитез һәм оста эшли. Килен үзе дә җиңнәрен сызганып алган, итәк кыстырулы, кулы кулга йокмый. Ф.Хөсни. Тегермән сүтүчеләрнең куллары кулга йокмый башлады. Ә.Гаффар. Кулына калу Яшәү ихтыяҗлары белән кемгәдер бәйле булу; кемнеңдер тәрбиясендә булу. Өметбай әнә шулай Гөлчибәр карчык кулына калды. Д.Бүләков. Кулына карау к. кулына калу. Кулына шайтан төкергән Бик оста, бик булдыклы. Кулын куеп китмәгән Кемлеге билгесез (гадәттә начар эш эшләүче тур.). Кулын кыскарту Каршы төшү, билгеле бер эшкә тотынмаслык, бармаслык итү, юл куймау, мөмкинлекләрне чикләү. Кулларын кыскартырга кирәк андыйларның, хәләл көч белән яшәргә өйрәнсеннәр. Б.Камалов. Кулын чишү Чиксез мөмкинлекләр бирү. Хәзер исә болар юк, Җангали хан хәтта каракларның да кулларын чиште. М.Хәбибуллин. Кулы озын булу 1) Урлашу, караклык итү; 2) Сугышырга ярату; 3) Мөмкинлекләре киң булу. Кулы тар Акча азлык, мөмкинлек юклык. Кулы ябышып тору к. кулы ятышлы. Мөдәррис исә бер атна эчендә шигырь сөйләр өчен сәхнәле итеп, иркен сарай корып куйган. Кыяфәт тә элеккечә, кулы коралга ябышып тора каһәрнең. М.Галиев. Малайның сбруйга кулы ябышып торганлыгын күреп, Корбангали абзый эченнән генә куана ---. Ф.Хөсни. Кулы ятышлы Оста, булдыклы. Кул эше 1) Хатын-кызларның бәйләү, тегү, чигү кебек вак йорт эшләре. Балкон һәм лоджияләр табигатьтән ераклаша барган шәһәр кешесенә гөлләр үстерергә, өйдән чыкмыйча гына һава суларга, китап я кул эше белән гөлләр арасында утырырга өстәмә мөмкинлек бирә. Өегез ямьле булсын; 2) Шундый эш предметы. Хатын-кыз, нәкъ авылдагыча, кул эшләрен күтәреп, күрше-күләнгә утырмага йөри. А.Расих; 3) Кул эше белән хәзерләнгән төрле әйберләр. [профессор Фукс:] --- Мин татар хатын-кызларының кул эшләрен бик яратам инде, җиңги. М.Гали. Кул ябышу 1) Берәр эшне (гадәттә физик хезмәт өлкәсендә) аеруча оста, җитез башкару; 2) Аерым берәр эшкә сәләтле булу; 3) Гомумән эшли алу. Кул ягу 1) Үтерергә омтылу; кул күтәрү. – Бүреләр --- Сарыкларга кул якмыйча тик йөриләр. М.Гафури; 2) Нәрсәгә дә булса ия булырга омтылу, кул сузу. Хәзер, совет вакытында, әллә ниткән буржуй алтыннарына кул ягып, башны җәфага саламыни кеше. Ш.Камал. Кул яту к. кул ябышу. Күзәтеп йөрим: кулыгыз ята. А.Гыйләҗев. Ярый әле фрау Крюгер һәммәсенә үзе оста икән, арбайтерның андый эшләргә кулы ятмавына гаҗәпләнмәде --- Т.Әйди. Кәрим Төмәндә туган, кулы эшкә ята башлагач, атасы һөнәренә ия булган. И.Салахов |