КУКУРУЗ и. лат. 1) Кыяклылар семьялыгыннан чәкән формасындагы эре орлыклары ашарга яраклы булган, юан озын сабаклы, кыяк яфраклы берьеллык үлән үсемлек; маис, кәгъбә бодае. Мал азыгы өчен кукуруз, чөгендер, люцерна, рапс, тукранбаш һәм башкалар чәчелә. К.Йосыпов

2) Шул үсемлекнең орлыгы, бөртеге. Ул бик кызыктыргыч сап-сары төстә һәм бик тәмледер сыман тоелган кукуруз боткасы иде. Ш.Маннур



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә