КУКРАЮ ф. Үз-үзеңне әллә кемгә кую, масаю, борын күтәрү. Шулай кукраеп йөргән-йөргән дә, ди, бу [әтәч] – биек койма башына менеп кунаклаган, ди. Әкият. Ләкин кыз алганда, кукраеп, кодагый булып түрдә утырасың, кодагый, кодачаларның ашларыны, бик яхшы булган дип, яратмаганны күрсәтеп тора торган төсле мактыйсың. Г.Исхакый

Кукрая бару Торган саен кукраю

Кукрая бирү Бернигә карамый кукраю

Кукрая төшү Берникадәр кукраю

Кукраеп йөрү Әле яки һәрвакыт кукраю. Әмирҗанга погоннар белән озак кукраеп йөрергә, Садыйк хаҗига Әмирҗан өстенә карап озак шатланырга туры килмәде. Ш.Камал

Кукраеп тору Кукраю хәлендә булу

Кукраеп утыру к. кукраеп тору. «Мин кем!» дигән сыман, бер әтәч кукраеп утыра. И.Гази



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә