КУК с. диал. Кукрайган, масайган, күкрәген киергән. Үзе – юк, үзе – кук. Мәкаль. Сез мине борынын һавага чөеп, бүксәне киереп атлаучы кук егет итеп күз алдыгызга китерә күрмәгез тагын. Р.Төхфәтуллин ◊ Кук итеп Кукраеп, күкрәк киереп. Ачык ишектән өйгә, биш-алтылап тавык ияртеп, кук итеп әтәч килеп кергән. Мәзәк |