КУЙ и. 1) Койрык буе тирәсендә күпләп май җыела торган сарык токымы. Югалган куйның койрыгы зур булыр. Мәкаль. Ул күрә куй койрыгын да: «Нинди шешкән!» – дип куя. Г.Тукай

2) Гомумән сарык. Бүре мескен куйны ертып, өзгәләп, үзенең табигый ач күзлеге илә ашый башлады. Г.Тукай. Тере куйны ботыннан тотып кимерерлек дәрәҗәгә җитеп ачыккач та, фин ашханәсенә кереп, фин ысулынча ачык өстәлдә ашадылар. Г.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә