КУЗНА и. 1) анат. Сарык, кәҗә, ат, сыер кебек хайваннарда ашык сөяге, бәкәл сөяге (балаларның җәй көне ачык һавадагы уенында кулланыла). Шагыйрь кайсы вакытта идарәханәгә кесәсенә кузна тутырып килә. Ф.Әмирхан. Алгы якта [Фәрит] кузналар санап маташа иде. Ш.Камал

2) Шул сөяк белән уйнала торган уен



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә