КУЗЛА’ ҖӨЕ и. Уң ягы кузла аягы кебек (X ка охшаш аркылы-торкылы җепләрдән торган), сул ягы атлатып җөйләнгән ике параллель сызыктан гыйбарәт булган чигү җөе (күбесенчә, сыпылмаган ертыкны типчү яки әдепне беркетү өчен кулланыла). Астарны кесәлекнең тискәре ягына салып күклиләр, кесәлекнең кисек кырыен астарга таба бөклиләр, аннары күкләп кузла җөе белән тегеп чыгалар. Өегез ямьле булсын |