КУЗЛА и. рус 1) Арба яки чананың алгы өлешендә ат тотучы утыру өчен махсус ясалган урын. Хәлим кара лаклы зур тарантас кузласына утырган. Г.Гобәй 2) Утын кискәндә кулланыла торган, аяклары бер-берсенә аркылы сугылган борыс формасындагы җайланма. [Газинур] биек кузлаларга аркылы салынган бүрәнә өстенә сикереп менде. Г.Әпсәләмов. Ишегалдында ике малайның, кузлага салып, озын пычкы белән әрдәнә тураганнарын күрдем. Г.Галиев 3) спорт Төрле гимнастик күнегүләр өчен ясалган махсус җайланма. Тик коңгырт күн белән тышланган, җитмәсә җене сөймәгән хайван исеме белән аталган кузланы (козёлны) сикереп чыга алмыйча иза чикте. Илләм йөгереп килә, гәүдәсен куллары белән этеп җибәрә һәм... шып итеп кузланың биленә утыра. Т.Галиуллин 4) Берничә мылтыкны штыгы белән югары каратып бер-берсенә сөяп куйган пирамида |