КУЗГАТУ ф. 1) Тик торыш хәленнән чыгару, хәрәкәтләндерү, кыймылдату. Шул минутта ук паровоз, гудок бирмичә генә, эшелонны бердән кузгатты. Ш.Усманов. Паровоз тагы әкрен генә кычкыртып куйды да кузгалды һәм беренче вагонны, буферын шалтыратып, урыныннан кузгатты. Г.Гобәй 2) Утырган яки яткан урыныннан күтәрү, торгызу. Ялгызлыктан газапланган Илсөяр тәрәзә төбендә кояш нурларында гамьсез мырлап яткан песине кереп кузгатты. Г.Гобәй 3) Хәрәкәт иттерә, йөртә башлау. Барыбер кояш көләр дә Кузгатыр бар бозларың ---. Н.Исәнбәт 4) Күчерү, бер урыннан икенче урынга кую яки торышын үзгәртү. Дәрес китаплары башка китаплар белән аралаш булганлыктан, аларны алыр өчен, Хәсәнгә корзиндагы бөтен китапларны кузгатырга туры килде. Ф.Әмирхан 5) Уяту, йокыдан торгызу. Барактагы егетләрне дә Исак гадәттәгедән иртәрәк кузгатты. Ш.Камал 6) Эшкә күтәрү, оештыру. Яшьләрне эшкә кузгату 7) Чир көчәюгә, кинәт авырта башлауга сәбәпче булу. Я тагын өянәгемне кузгатырсың. Р.Ишморат 8) күч. Берәр хис, физик яисә рухи халәт хасил итү. Күкрәтеп, гүләп, сайрап, өзелеп Килде, курай, уйнар мизгелең, Якты уйлар салып дәртен кузгат, Күккә ашыр йөрәкләр сизгерен. Ш.Бабич. Чү... Ни эшләтәм әле... Уй кибәген Җилгәрергә дигән башымны? Ник кузгатам күкрәгемне баскан Ваемсызлык дигән ташымны? М.Галиев. Ә кыз чыннан да матур бит. Сүнеп барган теләкләрне уятырлык, дәртләрне кузгатырлык матур. Р.Рахман 9) күч. Билгеле бер мәсьәләне күтәрү, тикшерүгә кую, берәр нәрсә турында сөйли башлау. --- платёж артыннан платёж килә дә тора, бүген ул турда сүз кузгату җайсыз. Ш.Мөхәммәдев. --- Казанга кайткач, шушы ук теманы кузгатып, СССР Фәннәр академиясенең союздаш республикаларның академияләре эшчәнлеген координацияләү комиссиясенең җаваплы секретаре Николай Пшерков белән телефон аша сөйләшә. Мирас 10) күч. Суд эше башлау, суд тикшерүенә бирү. [Шәрип] тагы ике фәкыйрьгә унар пот арыш, берәр сум акча бирде дә Гыйззәтнең бер хатасы турында эш кузгаттырды ---. Г.Ибраһимов 11) күч. Берәр зур эш башлау, эшкә тотыну. [Нурый карт:] Менә хәзер өй кузгатырга торам, җир-урман алдым. Г.Ибраһимов Кузгата башлау Кузгатырга тотыну. Әгәр нидер кузгата башласа, шунда ук: – Кәримәне абыйга белә торып алдырткансыз әле, анда ни карадыгыз! – дип, авыз-телләрне томалап куя торган булып китте. Ф.Яхин. Соңгы араларда Илсур гел үлем турында сүз кузгата башлады. Безнең гәҗит Кузгатып бетерү Барысын да кузгату; кузгатуны тәмамлау Кузгатып йөрү Кузгату халәтендә булу. [Мостафа:] Каюм абзый интересный бер эш кузгатып йөри әле. Ш.Камал Кузгатып карау Булу-булмавын белер өчен кузгату Кузгатып кую Тиз генә кузгату. Чөнки РФ прокуратурасы карамагындагы Тикшерү комитетының Казан бүлеге Җинаять кодексының «Вазифаи вәкаләтләрне явыз максатта куллану» дигән коррупция маддәсе буенча эш кузгатып куя. Безнең гәҗит Кузгатып җибәрү Тик торыш хәленнән чыгару; кинәт кузгату. Фәхриҗамалның әлеге уңайсыз тойгыларын яңадан кузгатып җибәрделәр. Ш.Камал. Ничектер, аның шундый тирән тойгыларны кузгатып җибәрә торган ниндидер бер серле ягы бар иде. Г.Бәширов Кузгатып тору Әледән-әле яки гел кузгату. Дөрес, яшь киленнең сылулыгы, килеш-килбәте хакында хатын-кыз артык сүз кузгатып тормады, бу кадәресен һәркайсы үзе генә хәтер сандыгына салып куйды. Р.Мөхәммәдиев |