КУЗГАЛЫШ и. 1) Кузгалу, урыннан тору, хәрәкәтләнү эше. Боларның тузынуыннан киң далага чәчелгән бөтен көтүдә бер кузгалыш булды. Г.Ибраһимов 2) Хәрәкәт. Гомумән, машина төзелеше тармагындагы уңай кузгалыш Татарстанның киләчәген билгеләячәк, дип белдерде Президент. Ватаным Татарстан 3) Баш күтәрү; фетнә. Сезнең хакны даулар өчен бу кузгалыш; Һәркемгә, һәрнәрсәгә, һәр тугрыда. Г.Тукай |