КУЗГАЛУ ф. 1) Тик тору хәленнән чыгу, хәрәкәтләнә башлау; кыймылдау. Тән арган, кул-аяк кузгалырга теләми, ләкин ми ачык, якты, күңел шат. Г.Ибраһимов. Аның инде кул һәм аяклары сизми, кузгалмый, салкын һәм авыр ташлар шикелле түбән тарталар ---. Ш.Камал

2) Утырган яки яткан урыннан тору яки торып китү. Түбәнге табындагыларның күбесе кузгалып, чыгар ягын карый башлады. Г.Ибраһимов. Сестра, урыныннан кузгалмый гына сузылып, башка үләннәрдән зур булып, аерылып үсеп торган ат кузгалагын сындырып алды ---. А.Шамов. Сәкесе өстендә Шәриф яткан җиреннән чак-чак кузгалып торып утырды. М.Гафури

3) Кая да булса юнәлү, китү, юлга чыгу. --- Зур кораб акрын гына юлга кузгалды. А.Алиш. Ул арада берәүнең: «Тыпру! Кузгалсаң туктый алмыйсың, туктасаң кузгала алмыйсың!» – дип, атын әрләве ишетелде. И.Гази

4) Йокыдан тору, төнге тынлыктан соң хәрәкәт итә башлау, эшкә тотыну. Ул кояш белән бергә кузгала, Көрәген ала, җиңен сызгана. М.Җәлил. Бригада приказы буенча полк озакламый кузгалырга тиеш ---. А.Шамов

5) Авыруның кабат башланып китүе, кинәт көчәюе; өянәк тоту. – Бүген, – ди, – анакайның мигрене кузгалды. Г.Ибраһимов. Бүсеремнең кизүе кузгалды. Т.Гыйззәт

6) Нинди дә булса эш башлау, эшкә тотыну. Таңнан уракка кузгаласыз икән... Г.Гыйльманов. Эшче халык кузгалсын, Беләкләрен сызгансын ---. Ш.Бабич. Шикләнерлек нәрсә булмаса, тагын кузгалып китәләр. И.Гази

7) сөйл. Урыныннан чыгу, таю. Буын кузгалу

8) күч. Ачу, нәфрәт, мәхәббәт һ.б.ш. кебек хис яки уй, фикер туу, барлыкка килү. Хайвани дәрте котырып кузгалган кызмача ир кулыннан ычкыну алай ансат түгел иде [Гайниягә]. Ф.Хөсни. Бу вакытта Әминәнең күңелендә бик куәтле усаллык кузгалган иде: йөзе күгелҗем төскә керде. Ф.Әмирхан. Кичә кич күңел төбендә кузгалган ачы моң тагын да яманрак чыңлый башлады. Г.Гыйльманов

9) күч. Күтәрелү, кинәт башланып, көчәеп китү (җил, давыл, буран һ.б.ш. тур.). Тышта җил, буран дөньяның астын өскә китерерлек булып кузгалган, дулый. Ш.Камал. Бөтенләй --- кызганнар, ди. Бииләр, җырлашалар, тузганнар, ди. Бу сүздән бакчачылар тамырында Җәһәннәм ташкыннары кузгалган, ди. Ш.Бабич

10) Ташу; елгаларда боз китү. Бүген таңда урман ташуы да кузгалыр. Г.Бәширов. Тулуы җитте ау диңгезенең, Боз кузгалыр, диләр, тиз көннән. Г.Халит

11) күч. Талаш, шау-шу башлану. --- комендантның әмерне санга сукмавына каршы ул [Хованский] ярсып кузгалды. В.Имамов

12) күч. Көн тәртибенә куелу, төп мәсьәлә итеп күтәрелү. «Чулпан» колхозының ун еллык бәйрәмен үткәрү мәсьәләсе үзеннән-үзе кузгалды. Г.Галиев

13) күч. Ирек, бәйсезлек һ.б.ш. даулап көрәшкә күтәрелү; баш күтәрү. «Кузгал, уян, ләгънәт ителгән Коллар һәм ачлар дөньясы». Һ.Такташ. Яңа кампания кузгалган саен, яңа лозунглар барлыкка килә. Ә.Маликов

14) күч. Бәхәсле яки үтәлеше катлаулы булган мәсьәлә турында сүз башлану. Иң ахырда кузгала бер мәсьәлә, Бар хыял, уйлар шуңарга ташлана. Ш.Бабич

Кузгала бару Акрынлап кузгалу; бер-бер артлы кузгалу

Кузгала башлау Кузгалырга тотыну. Әни авыл ягына шигәеп күз салды да урыныннан кузгала башлады ---. Г.Бәширов. Акмаңгай баштарак Хәмиттән качып китәргә тырыша иде, әмма тора-бара аның йөрәгендә үгезлек ярсуы кузгала башлады. Ф.Яруллин. Василий акрын гына урыныннан кузгала башлады. Н.Нотфуллина

Кузгалып килү Акрынлап кузгалу. Көнбатыш яктан җил кузгалып килә, янгын бик озакка сузылачак иде. В.Имамов

Кузгалып китү Кузгалып хәрәкәт итү; кинәт кузгалу. Якуб аякларын арба кырыеннан салындырып утыргач, арба кузгалып китте: таш җәйгән урам буенча дөбер-дөбер китеп бардылар. И.Гази. Озакламый поезд кузгалып китте. А.Шамов. Автобус та шуны гына көткән кебек кузгалып китте. Г.Минский

Кузгалып кую Аз гына кузгалу. Моңарчы битараф бер чырай белән тыңлап кына утырган Идият абзый кузгалып куйды ---. Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә