КУЗГАЛАК и. Карабодайчалар семьялыгыннан ашарга яраклы озынча яфраклы, тәме ачкылтым күпьеллык үлән үсемлек. Шулай булса да, бу урманның гөрләп утыруы, бигрәк тә аның язгы кузгалагы, --- көзге чикләвекләре минем күңелемне ул урманга тарталар. Г.Ибраһимов. Битләре алланганчы икмәк белән кузгалак шулпасы ашадылар. И.Гази. Моңарчы Талипның саклап килгән биш-алты шакмак шикәрен суырып, кузгалак чәйнәп, ара-тирә җиләк чүпләп килделәр. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә