КУЗАК (КУЗАКЛЫ) БОРЫЧ и. бот. Паслёнчалар семьялыгыннан, орлыгы грушага охшаш җимешлеккә (кузакка) урнашкан берьеллык үсемлек; к. кызыл борыч. Аның спиртлы дүләнә һәм кузаклы борыч төнәтмәләрен җитештерү буенча законга каршы гамәле --- телевизор аша бөтен илгә күрсәтелсә дә, Самара прокуратурасы җинаять эше кузгатудан баш тартты. Ватаным Татарстан. Кызганычка каршы, умырткаара дискысына үләннәрдән ясалган дару эчеп кенә тәэсир итеп булмый. --- Мәсәлән, сирень, кузаклы борыч төнәтмәләрен кулланалар. Өмет |