КУЗАКЛЫ с. 1) Кузагы булган. Быелдан кузаклы, кыяклы һәм бөртекле культуралар катнашмасыннан силос салуны арттырачаклар. Кызыл таң

2) Орлыклары кузак эченә урнашкан; шул хәлендә кулланыла торган. Диетик аш әзерләү өчен, 100 грамм сельдерей тамыры, укроп, петрушка, базилик, тоз, 250 шәр грамм кишер, кузаклы фасоль --- алына. Тәмлетамак



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә