КУЗАКЛАНУ ф. Кузаклар барлыкка килү; кузак чыгару Кузаклана бару Акрынлап кузаклану Кузаклана башлау Кузаклары барлыкка килү. Җәй башында кычыткан шулпасы белән тамак алдасак, рәхәт, җылы җәй уртасында безне кызыктырып, борчак кузаклана башлады. Ватаным Татарстан Кузакланып бетү Бик нык кузаклану, тәмам кузаклану. Инде бөтенләй кузакланып беткән – сырга кебек сабакны сыгып утырталар. Г.Ибраһимов Кузакланып килү к. кузаклана бару Кузакланып тору Кузак рәвешендә булу; әле кузаклану |