КУЗАК и. бот. Кайбер үсемлек орлыкларының озынча тар кабыгы, җимешлеге. Күрше Сафа бабай әйтә, бер кузакта уналты борчак булса, ул инде бик уңган була, ди. Г.Ибраһимов. Урман янындагы --- борчакны матур көннәрдә яшел дип җыеп алмаганнар иде, хәзер кузакларын җәеп үрә дә башлаган. А.Шамов. Заводтан чыкканда да, колаклары кызыл борыч кузагы кебек яна иде. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә