КУЗ и. Утлы күмер. Чын шагыйрь, Иман биеклегеннән торып, дәверләр аръягына сүз йомгагын чөя алган икән, аны дәвер ызаннарында кузы калган учак көле арасыннан Вакыт кайтып күтәреп ала да мәңгелек бишегенә сала. М.Галиев. Риф һәм Фәрәһия Мусиннар, тимер чиләктә куз йөрткән сыман, өйдән-өйгә йөреп, китапка җан өрештеләр. К.Йосыпов |