КУЕРУ ф. 1) Куелану; куелык, ешлык хасил итү (агач, куаклар тур.). Ябалдашның үзәге артык куерса, аны сирәклиләр. Өегез ямьле булсын 2) Калын, тыгыз булып үсү, күпереп торган хәлгә җитү (чәч, үлән һ.б.ш. тур.). Бүреләрнең, төлкеләрнең йоннары куерды. Г.Әпсәләмов. [Айсылуның] өске иренендәге сизелер-сизелмәс кенә кара төкләре тагын да куера төшкән иде. Г.Бәширов 3) Куе массага әверелү, ката башлау (сыеклык тур.). Әлеге катнашманы, иләк аша чыгарып, куерганчы утта тотарга. Серле календарь 4) Болгану, болганчык хәлгә керү. «Парча» суларың да куермыйча, уймакланып ишелеп аксыннар. Һ.Такташ 5) Куе (3 мәгъ.), үтә күренмәслек хәлгә җитү, тагы да тыгызлану. Басу ягыннан күренгән болытлар кургашланып куера башладылар. Г.Минский 6) күч. Һава составының начарлануы, кислородка ярлылануы. Сестра, монда һава бик куерып китте әле. Әллә --- идәнне сөрттереп аласыңмы? А.Шамов 7) күч. Ныгу, көчәю (сүз, әңгәмә һ.б. тур.). Туй көнендә таралган начар-пычрак гайбәт куерып җәелә --- башлады. Г.Ибраһимов 8) күч. Җитдигә әйләнү, зурга китү (берәр эш яки вакыйга). Вакыйгалар куерды. Хәзер Арибах өчен Тогрылны үтергән Туктай ир тиеш була, нишлисең, канун шундый. Казан утлары 9) күч. сөйл. сир. Йокыга ою, йокы халәтенә керә башлау. Сәмигулла абзый үзе йоклап китәр алдыннан, куерып кына ята торган карчыгын уятып: – Чәйне ничә кадак алсам ярар икән? – дип сорады. Ф.Әмирхан Куера бару Торган саен куеру. Түбән очтагы гармун тавышы Гамбәриянең күңеленә һаман тирәнрәк үтә торды, тирәнгә төшкән саен, үкенечле уйлар куера барды. К.Тимбикова Куера башлау Куерырга тотыну. Беркөнне төштән соң күк йөзе куера башлады. Р.Кәрами. Копенгагенда Король театрында хәлләр куера башлады. Р.Батулла. Авылына якынлашкан саен, кызның бит алмаларына кунган кызыллык куера башлады. З.Хөснияр Куера төшү Билгеле бер күләмдә куеру. Караңгылык куера төшкәч, отряд, бөтен көчен бергә туплап, чолганышны өзде ---. Г.Әпсәләмов Куерып алу Аз гына вакытка куеру. Ильясны озата чыкканда, аны [Зәйнәпне] күреп калганнар икән. Авылда сүз куерып алды. К.Тимбикова Куерып бетү Бик нык куеру; куеруның җитәрлек, кирәкле дәрәҗәгә җитүе Куерып китү Көтмәгәндә, кинәт куеру. Аерым артистлар турында сүз куерып китте. М.Әмир. Тарихи вакыйгалар ул кышны куерып китте. Ә.Еники Куерып җитү к. куерып бетү. Кичке эңгер-меңгер куерып җиткән иде инде. Г.Гобәй |