КУЕРТУ ф. йөкл. юн. к. куеру. 1) Сыеклыкны нәрсә дә булса өстәп яки башка төрле юл белән куерак хәлгә китерү, куе массага әйләндерү, куеландыру

2) Болганчык хәлгә китерү (суны), болганчыкландыру

3) күч. Көчәйтү, арттыру, интенсивлаштыру (тәэсир көчен һ.б.ш.). Ул аӊа йогынтысын тагын да куертты

4) күч. Нәрсәне дә булса зурга җибәрү, катлауландыру; кирәгеннән артык җитдиләндерү. Сәгыйдә улы белән сүз куертуны янә дә кирәксез санады. Г.Хисамов

Куерта бару Акрынлап куерту

Куерта төшү Берникадәр куерту

Куертып бетерү Барысын да куерту; тәмам, ахыргача куерту

Куертып җибәрү Тагын да куерту. Җиһангир бу полиция катнаштыру моментын тагы куертып җибәрде. Г.Ибраһимов

Куертып тору Әле яки гел, һәрвакыт куерту



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә