КУЕН и. 1) к. кочак (1 мәгъ.). Сарбай юеш борынын хуҗасының куенына тыкты ---. М.Хуҗин. Ул [песи баласы] әнисе тирәсендә сырпалана, иркәләнә, ә кичләрен аның куенына кереп йоклый икән. А.Алиш. Аның бәхете Нурбәкнең кайнар куенында ярала да, тышка чыгарырга ярамыйча, икесенең арасында тарала, бер-берсенә сеңә. К.Йосыпов

2) Күкрәк. [Марат], уенны онытып, башын әнисенең куенына төртә. Г.Гобәй

3) Кием белән күкрәк яки шул турыдагы тышкы кием белән эчке кием арасы. Куенга бер кисәк икмәк белән берничә бәрәңгене кыстырып, тагын чыгып чабабыз. Г.Ибраһимов. Миңнурый, куеныннан чиккән яулык чыгарып, оялып кына Газинурга сузды. Г.Әпсәләмов

4) күч. Ятакта бергә булу. Шул ук вакыт һавадан бер дию патшасы пәйда булып, моның куенындагы хатынын күтәреп алып китте. Әкият

5) күч. шигъ. к. кочак (7 мәгъ.). Мәңгелек – яшәү уенының юаныч куены. М.Галиев

6) күч. Җирнең эче, җир асты. Җәмиләне кара кабергә – мәрхәмәтле җир куенына илтеп күмделәр. М.Гафури

Куенда елан асрау Ниндидер начар кеше белән эш итү, аңа артык нык ышану, үзеңә бик якынайту. Куеныңда елан асрап та шуны белмичә булмаган кебек, сезнең дә алтын ятканны белмәвегез мөмкин түгел. Г.Хисамов. Куенына керү Егет, кыз, кияү, кәләш сүзләре янында: өйләнешеп, беренче төнне үткәрү. Кияү кешенең кәләше янына килүе яңа горефләр белән үрелгән ике төрле традицион йола белән бәйле: 1) кызны язылышырга алып бару, кичен аның ягында үткәреләчәк туй мәҗлесендә катнашу һәм бабасы йортында калып кыз куенына керү ---. М.Бакиров. Бүген аны [айгырны] кыз куенына керәсе кияүдән дә болайрак төзәндергәннәр иде. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә