КУЕЛЫШ и. 1) Нәрсәнең дә булса куелу тәртибе, торышы, куелу үзенчәлеге. Бәя кую комиссиясе хуҗалыкларда техниканың саклауга куелышына уңай бәя бирде. Саба таңнары 2) Спектакльнең һ.б.ш. бер яки берничә мәртәбә аерым формада куелуы. Без барлык театрларга йөрдек, балет-операларның русча һәм татарча куелышларын карый идек. Мәдәни җомга. Әлбәттә, журналистлар арасында «Яшь йөрәкләр»нең элекке куелышларын хәтерләүчеләр юк иде бугай. Безнең гәҗит. Бу куелыштагы спектакль күбрәк җыр-биюгә корылган. Шәһри Казан |