КУЕЛАНУ ф. Куеру, куе булып китү. Ләкин бераздан соранып йөрүчеләр тагын да куеланды. М.Мәһдиев. Нәфисә шуны искәрде: урманның эченәрәк кергән саен, агачлар куеланды, биегрәк була барды, өстәге кояш ерагайды... Г.Гыйльманов

Куелана бару Акрынлап тагын да куелану

Куелана башлау Куеланырга тотыну

Куелана төшү Тагын бераз куелану

Куеланып бетү Бик нык куелану, тәмам куелану

Куеланып калу Кинәт кенә куелану

Куеланып килү к. куелана бару

Куеланып китү Соңгы арада куелану. Бу алмаларның берсен өзеп ашап карагач, егеткә мөгез үсә, урман да куеланып китә, аждаһа кыяфәтенә керә. Х.Гатина. Күркәмлеге белән барыбызның да ушын алып торган бу гөл, артык куеланып киткән очракта, гел генә эштә, иҗатта булган кешене дә диван белән телевизордан ары китмәгән ялкау «өй тавыгы» на әйләндерә икән. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә