КУЕ с. 1) Үзара, берсенә икенчесе бик якын, тыгыз, еш урнашкан; киресе: сирәк. Икесе дә эссе көндә, куе тузанлы шәһәр һавасында табигатьләре бозылган алучыларның кыланышларына, капризларына ярый-ярый әлсерәделәр, арыдылар. Г.Исхакый. Бөтен битенә утлы күмер чаткыларыдай чәчелгән куе сипкелләргә күнегәсе бар. Т.Галиуллин. Куе яңгыр пәрдәсе аша каршы як басуларны да, авылны да күрү мөмкин түгел. Г.Гыйльманов

2) Күп булып кабарып, күпереп торган, еш һәм тыгыз урнашкан, калын (чәч, керфек, үлән һ.б.ш.). Юлның ике кырыеннан бик оста куелган арыш кибәненең корсагы шикелле корсакланып чыккан куе матур яшел яфраклар белән агачлар тезелеп киткән. М.Гали

3) Нәрсә дә булса өстәп, салып, кушып куертылган, саф сыеклык халәтен шактый югалткан (сыекча, измә); киресе: сыек. Юылган стена кипкәч, барлык ярыкларны куе шпаклёвка белән сылыйлар. Өегез ямьле булсын

4) Тыгыз, яктылык үткәрми торган (газсыман әйберләр тур.). Өнсез-тынсыз калган халык кинәт кенә дөбер-шатыр иткән тавыштан дерт итеп калды – кай арададыр күк йөзен куе кара болытлар өере каплап алган. Н.Мусин

5) Төп төстән караңгырак булган, җетерәк; киресе: сыек, ачык. Ашъяулыкның куе кызыл җирлегенә әнкәй егерме бизәк төшергән. К.Йосыпов. Куе яшел агачта аларны [чыршы күркәсен] әллә каян шәйлисең. Р.Кәрами. [Эре җимешле күгәннең] җимешләре уртача зурлыкта (8 –10 г), түгәрәк, куе зәңгәр төстә. Өегез ямьле булсын

6) Майлы, майның өлеше күп булган. Аның [финнең] куе каймак берлән бирелгән каһвәсе телләрне йоттырды. Г.Исхакый. Фән болай дип әйтә: сөтле сыер үстерәсең килсә, бозауга яшь чагында мөмкин хәтле күп итеп куе сөт эчерт, ди. Ә.Еники. Эремчек белән каймакны яки куе сөт өсте белән яңа чүпрәне бертигез өлешләрдә туглап та биткә сөртә торган май ясарга мөмкин. Өегез ямьле булсын

7) Тәме нык беленә торган, организмга тәэсире көчле булган, каты. Гарифә алачыктан утлы көл өстендә генә пешергән куе чәй китереп, чынаягына карлыган кагы салып, шуны сыек бал белән генә аңа эчерде. Ә.Еники

Куе су Малларга эчерү өчен он болгатып әзерләнгән туклыклы сыекча, ашлы су. Яратам да соң шул йонлач Сарбайны. --- Аңа куе су, шулпа бирәм. Г.Лотфи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә